Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Музейлар- хәтер почмагы". Музейга сәяхәт.

        Безнең тормышыбызның үткәне, борынгысы, тарихы бар.Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан- буынга тапшырып килгәнлеген күрербез.Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар."Музейлар- патриотик тәрбия үзәге".Музейга килеп кергәч, үзеңне үткәнгә кайткан кебек хис итәсең.

          Музей- тәрбия учагы.Яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур.Хәзерге вакытта гореф- гадәтләребез юкка чыга.Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калырга кирәк.Шушы максат белән без, балалар белән,мәктәп музеена сәяхәт иттек.Музей белән балаларны тәрбияче Асхадуллина Миләүшә таныштырды.  

          Мәктәп музеен бизәгәндә аның эстетик зәвыклыгына зур игътибар бирелгән.Һәр бүлектәге стендлар эчтәлеге һәм матурлыгы белән балаларны үзенә җәлеп итә.Күргәзмәләрдәге әби- бабалардан буыннан- буынга күчеп килгән әйберләрнең кадерләп саклануын күреп, без туган төбәгебезгә һәм аның халкына тагын да зур хөрмәт белән карыйбыз.