Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Рәхмәт Сезгә, Ветераннар!" Обелиск янында тантаналы митинг һәм ветераннарга бәйрәм кичәсе.

                      8 нче май көнне, Апаз авылында, обелиск янында , Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап, “Рәхмәт Сезгә, ветераннар!”- исемле тантаналы митинг булды. Митингта сугыш һәм тыл ветераннары, Әфган һәм Чечня сугышы ветераннары, кунаклар һәм авыл халкы катнашты. Митингта Апаз урта мәктәбе укучылары чыгыш күрсәтте һәм укучыларның бәйрәм концертлары, авыл  халкы өчен, мәдәният йортында дәвам итте.Ветераннарга бәйрәм ашханәдә чәй өстәле артында дәвам итте. Матур халык җырлары яңгырады, ветераннар да яшьлек елларын искә алып кушылып утырдылар.