Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә." Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган сәнгать фестивале.

    26 нчы апрель көнне Лесхоз авылы мәдәният йортында "Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә"- дигән, бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган сәнгать фестивале булды.Бу фестивальдә "Дуслык"бию төркеме "Вечный огонь"- биюен башкарды.Галаветдинова Алсу Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасын, Фазылҗанова Гөлүсә Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен һәм Котдусова Гөлназ Муса Җәлилнең "Ана Бәйрәме" шигырен сәнгатьле итеп сөйләделәр.