Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Тукай- сүнмәс йолдыз ул!" Шигырь бәйгесе.

          19 нчы апрель көнне Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә "Тукай- сүнмәс йолдыз ул!"- дигән шигырь бәйгесе булды.Бәйгегә укучыларыбыз бик яхшы хәзерлек белән килгән иде.Барысы да Габдулла Тукай шигырьләрен яттан бик матур сәнгатьле итеп сөйләделәр.Хөкемдарларга да урыннар билгеләү җиңелдән булмады.4 нче класска кадәрге балалар арасында 1 нче урынны Хаертдинов Айназ,5- 9 классларга кадәрге укучылар  арасыннан 1 нче урынны Галәветдинова Гөлфия яулады.Кичәдә катнашучы укучыларның барсына да "Иң яхшы башкаручы"- дигән грамоталар тапшырылды.Бәйге бик күңелле узды.