Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Китап уку- иң яхшы белем алу." Тәрбия сәгате..Иң күп китап укучы гаилә белән бергә.

          15 нче апрель көнне, иң күп китап укучы гаиләне һәм укучыларны, Пөшәңгәр күпфункцияле үзәккә чакырып,"Китап уку- иң яхшы белем алу ул"- исемле тәрбия сәгате уздырдым.

                     Китап уку белемне тирәнәйтә, уйларга, йөрәккә канат куя, яхшылыкка өнди."Китап кешене галәмнең хуҗасы итә",- ди П.А.Павленко...Китап- иң акыллы киңәшче ул.Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә.Һәр китап, һәрбер әсәр нинди дә булса яңалык китерә,тәрбияли, үзенчә дулкынландыра.Шулай ук, бу тәрбия сәгатебездә, иң күп китап укучы гаилә әгъзасы Касимова Әминә китап уку турында үз фикерләрен җиткерде.Тәрбия сәгате бик файдалы узды.