Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Бизәкләрдә халкым тарихы!" Әдәби фикерләшү сәгате.

    8 нче апрель көнне Пөшәңгәр авылы күпфункцияле үзәктә "Бизәкләрдә халкым тарихы!" дип аталган әдәби фикерләшү сәгате уздырылды.Кичәдә түбәтәй, ашъяулык, читек, сөлге, калфакларга төшкән татар милли бизәкләре турында сүз барды, укучылар халкыбызның борынгы җәүһәрләре, рухи ядкарьләр иленә сәяхәт итте.Татар халкының күп гасырлар төрле әсәрләрдә, халык иҗатларында яп- якты урын тапкан гүзәл үрнәкле орнаментлары: ювелир эшләнмәләрдәге нечкә бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр,баш киемнәре:калфак, түбәтәй, авыл йортларының бизәкләре белән таныштырдык.

        Матур чарабызны Рәсимә Гарифуллинаның шигырь юллары белән тәмамладык.

Гореф- гадәтләрне ташламыйк та,

Телне йотмыйк нигез ташында  

Син, татарым, үз ит үткәнеңне

 Татарлык ул шуннан башлана.

  Без бүген тагын бер кат халкыбызның күңел бизәкләре белән очраштык, үзебезгә файдалы киңәшләрне тыңладык, тормышыбызга ямь өстәдек, яшәргә көч- дәрт алдык.