Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Тылсымлы китап иле!"Сораулар һәм җаваплар кичәсе.

     27 нче март көнне, детсад балалары белән, "Тылсымлы китап иле!"-  дигән сораулар һәм җаваплар кичәсе уздырылды.

     Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин.Без китаплар аша өйрәнәбез, белем алабыз.Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган.Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый.Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез.Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.Башта балаларны китаплар турында таныштырдым, аннары балалар мин биргән сорауларга җавап бирделәр.

Укы, дустым, син аны.

Китапның син дусты бул.

Бик күп сорауларыңа

 Җавап биреп торыр ул.

Әйдәгез барыбыз да китап белән дус булыйк.