Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Наркомания- тормышыбыз афәте!"

            1 нче март көнне "Наркомания- тормышыбыз афәте!"- исемле сәламәтлек дәресе үткәрдек.Күргәзмә ясап куйдык.

             Укучыларны наркотик һәм наркомания төшенчәләре белән таныштырдым, наркоманнарны ничек итеп танырга, наркотиклар куллана башлауга кешене нәрсә этәргәне турында сөйләштек.

               Сәламәтлек дәресебезнең ахырында шундый нәтиҗә ясадык: кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш, шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап- алардан кискен төстә баш тарту!