Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Яшик әле, шатлык өләшеп кенә." Бәйрәм концерты.

    7 март көнне кич белән Пөшәңгәр,Каргалы авыллары халкы Пөшәңгәр авылы күпфункцияле үзәккә бәйрәм концерты карарга җыелды."Яшик әле,шатлык өләшеп кенә" исемле бәйрәм концертын, авылыбызның йөзек кашы булган,Пөшәңгәр башлангыч мәктәп- балалар бакчасы коллективы күрсәтте. Без бүгенге көнгә кадәр дә һәр өлкәдә уңышларга ирешеп килүче мәктәп- балалар бакчасы белән горурланып, аның коллективына сокланып һәм балаларыбызның шундый мәктәптә укуына сөенеп яши идек.Ә инде шушы бәйрәм концертыннан соң бу коллективка карата хөрмәтебез, соклануыбыз тагын да артты.Концерт бик эчтәлекле, мәгънәле, кызыклы булды.

             Матур җырлар, дәртле биюләр һәм мавыктыргыч вакыйгалар,катнашучыларның искиткеч оста уйнавы халыкка дөнья мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп көләргә мөмкинлек бирде. Бөтен Пөшәңгәр авылы халкы исеменнән мәктәп- бакча коллективына, аның җитәкчесе Раушан Котдусовка рәхмәт!