Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Илне сакларга һәм якларга әзер бул!

20 нче февраль көнне мәктәп белән берлектә, зур бәйрәм"Илне сакларга һәм якларга әзер бул!"- исемле солдатлар белән очрашу кичәсе булды.Кунакка кайчандыр шушы мәктәптә укыган,Туган ил,Ватан алдында үз бурычларын үтәп кайткан егетләр килде.Җанлы аралашу вакытында солдатлар укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр,кичә җыр,бию белән аралаштырып барылды.Солдатларның җавап бирүләре,укучы малайларыбызга биргән киңәшләре белән сокландык һәм горурландык.Кичә күтәренке рухта узды.