Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Әтиләр сүзе- күңелнең күзе."Әдәби- музыкаль кичә.

     2018 ел 23 февраль- Ватанны саклаучылар бәйрәменә 100 ел. 100 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә.Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла.Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты итеп үзгәртелә.Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган.Ватанга хезмәт итү ул- ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.  

          24 нче февраль көнне Пөшәңгәр авылы күпфункцияле үзәктә "Әтиләр сүзе- күңелнең күзе" - исемле әдәби- музыкаль кичә булды.Кичәдә бик матур җырлар, биюләр, бәйрәмгә багышлап нәфис сүзләр яңгырады.Бәйрәм "Ягез әле, егетләр" бәйгесе белән дәвам итте.Бәйгедә 2 төркем уенчылар көч сынашты. Бәйрәм күтәренке рухта, бик күңелле узды.