Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Әфганстан- йөрәк ярасы!"

                     15 нче февраль көнне,гомеренең иң матур вакытында һәлак булган авылдашыбыз Әһлиуллин Васыйлның каберенә венок куйдык.

                     Әһлиуллин Васыйл Габдулла улы 1966 нчы елның 5 маенда Арча районы Пөшәңгәр авылында колхозчы гаиләсендә туган.1984 нче елның 7 маенда Арча хәрби комиссариаты тарафыннан Совет Армиясе сафларына алына.1984 нче елның октябрендә аны Әфганстан республикасына җибәрәләр. Ул анда механик- танк йөртүче була, күп кенә сугышчан операцияләрдә катнаша.1985  нче елның январында бер бәрелеш вакытында аның танкына зыян килә.Ләкин Васыйл танкын тәртипкә китерә һәм кабат сугышка керә.1985 нче елның 6 мартында, автомобильләр колоннасын озатып барганда, В.Әһлиуллинның танкы алдан бара, танк астында фугас шартлап егет һәлак була...Күрсәткән батырлыгы өчен"Кызыл йолдыз"ордены белән бүләкләнә.

              Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын, яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде.Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган.Без- тынычлык яклы!