Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем- чиккән кулъяулык."

        13 нче февраль көнне Пөшәңгәр авылы күпфункцияле үзәктә китапханә һәм мәдәният йорты берлектә "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем- чиккән кулъяулык"- исемле тарихи кичә оештырдык.

          Истәлеккә чиккән кулъяулык бүләк итү- халкыбызның иң матур гадәтләреннән берсе.Йөрәк хисләрен кушып, күз явын алырдай бизәкләр төшереп чиккән, вәгъдә билгесе булган кулъяулыклар- татар хатын- кызының осталыгына һәйкәл!Ил сагына хезмәткә китүче егетләргә вәгъдә бүләге итеп чиккән кулъяулык тапшыру- һәр кызның изге бурычы булган.

            Кичәбезгә оста чигүче һәм матур итеп әйберләр бәйләүче Лүсә апа Фазуллина чакырылды.Ул үзенең кул эшләре белән таныштырды.Чигәргә, бәйләргә өйрәнергә теләүчеләрне бик теләп рәхәтләнеп өйрәтәм диде.

         Кадерле укучылар! Үзегездә сакланып калган чигү- туку әйберләрен күз карасыдай саклагыз! Алар безнең тарихыбызның күркәм истәлеге булып торалар,- дип кичәбезне тәмамладык.