Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Буыннардан- буыннарга күчә,батырларның гомере җыр булып.

14 нче февраль көнне, Пөшәңгәр күпфункцияле үзәктә, халкыбызның мәшһүр улы Муса Җәлилнең туган көненә багышлап әдәби- музыкаль кичә үткәрелде."Исемең калды моңлы бер җыр булып"-дип исемләнгән күргәзмә эшләнде,обзор ясалды.Кичәдә шагыйрьнең тормыш юлы белщн таныштырдым.Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләделәр.Бәйрәм җыр һәм биюләр белән аралаштырып барылды."Исемең калды моңлы бер җыр булып"- исемле презентация төзедем һәм укучыларга тәкъдим иттем.Интернеттан алынган видеоязмаларын карадык.