Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кыш бабай белән бергә." Күңелле уеннар.

               6 нчы январь көнне, Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә,"Кыш бабай белән бергә" исеме астында күңелле уеннар уйнатылды.Кыш бабай һәм Кар кызы белән уеннарны балалар бик теләп, яратып уйнадылар.Чыршы тирәли күмәкләшеп җырлар, биюләр башкардылар.Бәйрәмгә килгән һәр бала үзләренең яраткан шөгыльләрен  Кыш бабайга җиткерделәр.Рәхәтләнеп күңел ачтылар, күңелле ял иттеләр.