Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Хуш киләсең,Яңа ел!"

        31 нче декабрь көнне Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәгендә, худрук белән берлектә, Яңа елны каршылау кичәсе булды.Авылыбыз үзешчәннәре матур җырлары, дәртле биюләре, нәфис сүзләре белән күңелләрен күтәрделәр.Кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәмгә ямь өстәделәр.Шулай ук бәйрәмебезгә убырлы карчык, клоуннар да килгән иде. 2018 ел эт елы буларак, эт тә катнашты.Тамашачылар үзләре дә бик актив булдылар, уеннарда теләп катнаштылар.Соңыннан лоторея билетлары уйнатылды.