Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Мирҗәм авылы клубын ачу тантанасы.

           15 нче декабрь көнне, Мирҗәм авылы клубын төзекләндергәннән соң, клуб ачу тантанасы булды.1893 елда Шакир исемле бай салдырган мәчет бинасы булган.Ул бина 1936 елга кадәр мәчет, соңрак мәктәп булып торган,шуннан соң авыл халкына күңел ачу урыны- клуб.  

Яшь буынга үрнәк кешеләрне

Эзлисе юк безгә ерактан!

 Авыл данын еракларга илткән

 Өч герой да шушы туфрактан.- дип яза шушы авылда туып үскән үзешчән шагыйрә Нурисә Мөхәммәтова.

          Шагыйрь, академик, профессор,Татарстан Республикасы Дәүләт Премиясе лауреаты Рифат Җамал Корбановта шушы авылдан.

        Бәйрәм кичәбез күренекле кешеләребезнең чыгышлары, җыр- биюләр белән  бик матур итеп алып барылды.Бу сәхнәдән җыр, бию өзелмәсен, күңелле уеннар беркайчан да тынмасын, талантлар күп, заллар һәрвакыт тулы булсын дигән теләктә калдык.