Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Авылдашларыбыз- Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары!"

8 нче декабрь көнне "Авылдашларыбыз- Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары"- исемле сораулар һәм җаваплар кичәсе, Мирҗәм авылында туып- үскән Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафа улы Сафин һәм Социалистик Хезмәт Геройлары Әсхәдуллин Галимулла Әсхәдулла улы, Галимова Дания Һадиҗан кызына багышланды.Китапханәдә геройларга багышлап төзелгән, "Алар даны мәңгелек!"- исемле стенд белән таныштык. Сораулар геройларның тормыш юллары, аларның хезмәт юллары, батырлыклары, орден һәм медальләре, Герой исеме ни өчен бирелгән һ.б. иде.4 класс укучылары катнашты, бик тиз җавап бирделәр.