Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Бер сүз җитә кеше җанын дәваларга."

        1- 10 декабрь- инвалидлар ункөнлеге булып билгеләп үтелә. 7 нче декабрь тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән бала- Исламова Ләйсән янында булып кайттым.

         Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел.Безнең җылы караш, бер җылы сүз Ләйсәнебезнең җанын дәвалый.Ул мине һәрчак көтеп ала, тагын килегез дип озатып кала.Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга,күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына- терәк, сырхауларына- шифа, кайгы- хәсрәтләрендә юаныч булыйк.