Сәламәтлек дәресе "Наркомания һәм сәламәтлек!"
Наркотиклар кулланып караган кеше үлем сайлый дигән сүз. Әгәр дә наркотикны бер кулланып караса, аннан баш тартырга сәбәп калмый. Шуны истә тотарга кирәк: наркотик сузган кешегә акча кирәк. Шуңа күрә ул теләсә нинди хәйләгә барырга мөмкин. Шул чакта катгый итеп "Юк"дип әйтә алсаң, тормышта бик зур күңелсезлекләрдән котылырсың.