Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Тарих сәгате "Тыныч булсын күгебез!"

 1941 елның 22 июне. Россия тарихында онытылмаслык авыр көн. Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Ул елларның шаһиты булганнар әле дә кайгы белән сугарылган бу көнне ачык хәтерли.Бөек Ватан сугышында авылыбыздан бик күп солдат яу кырында ятып калган. Балаларга Бөек Ватан сугышының иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш булуы турында сөйләгәннән соң, бер минут тынлык белән азатлыгыбыз өчен башларын салган каһарманнарны искә алдык. Китапханәгә яңа кайткан сугыш турындагы китаплар белән таныштырдым. Мирҗәм авылында туган Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинның тормыш юлы, батырлыклары турында сөйләдем. Бөек Ватан сугышы илебез тарихында зур урын били, халыкның ачы язмышында тирән чагылыш таба. Шуңа күрә дә бу сугышны, анда һәлак булган каһарманнарны, Бөек Җиңүне онытырга хакыбыз юк!