Патриотик сәгать "Россиям, горурланам синең белән!"
12 нче июньдә илебезнең мөһим бәйрәмнәребезнең берсе, Россия көне билгеләп үтелә.Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.
Россия көне - үзенчәлекле көн.Бу көнне без уникаль тарихи һәм бай мәдәни, рухи мирасы булган тилебезне - Ватаныбызны хөрмәтлибез.Россия дәүләтчелеге символларын - флагны,гербны, гимнны искә тәшердек. Викторина сорауларына җавап таптык. Россия - күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халкы белән көчле. Без илебез белән горурланабыз.Илебезнең күк йөзе аяз,дөньялар тыныч булсын!