Хезмәт бәйрәме "Милли хәзинәбез Сабантуй!"
Сабантуй- чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс - төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу.
8 нче июнь көнне, "Милли хәзинәбез Сабантуй!"- исемле хезмәт бәйрәме булды. Мин "Йомырка салынган кашык кабып йөгерү "уенын уйнаттым.Уен зурлар һәм балалар белән уздырылды.Җиңүчеләргә дә, җиңелүчеләргә дә бүләкләр бирелде. Сабантуй бик күңелле узды.