Фольклор бәйрәм "Сөлге җыю йоласы".
Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау- гөр килеп узды. Ихлас, киң күңелле, гореф - гадәтләрне саклап яшәүче авылдашлар бүләкләрен алдан ук әзерләп көтеп торалар.Колгага яулыклар, сөлгеләр,ситсалар элделәр, башка төрле бүләкләр дә бирделәр. Яшь киленнәр гореф - гадәт буенча, Сабантуйга ирләр күлмәге бүләк итте. Авыл халкы кушылып җырлады, рәхәтләнеп биеде.Һәр өйдә балаларга дип тәм - томнар әзерләп куйганнар. Капка алдында табыннар корып каршы алган гаиләләр бар иде.Коймаклар пешереп, тәмлүшкәләр белән чәйләр, лимонадлар белән сыйладылар.
Сабантуйга бүләк җыю - матур гореф - гадәт. Милли матур кием, сөлгеле колгалар, атлардагы кыңгырау, чуклар, гармун һәм балаларның көр тавышлары ел саен ишетелеп торсын иде.
Авылдашларны, кунакларны 8 июньдә булачак, Сабантуй бәйрәмендә көтеп калабыз.Рәхим итегез!