Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Фольклор бәйрәм "Күңелле балачак!"

        1 июнь - җәйнең беренче көнендә иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итәбез. Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулларны да алып килә.

       Балалар- безнең тормышыбыз чәчкәләре. 1 июнь көнне балалар сабантуе уздырдык. Сабантуйда милли һәм спорт уеннары уйнатылды. Уеннар җыр, биюләр белән аралаштырып барылды. Балалар күңелле итеп уйнадылар, биеделәр, күңел ачтылар. Балаларга бәхетле балачак, якты киләчәк телибез.