Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Тантаналы митинг "Батырларның даны мәңгелек!"

       8 нче май көнне Апаз авылында, обелиск янында тантаналы митинг булды. Митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, махсус хәрби хезмәттә Украинада катнашкан егетләр,(отпускка кайткан) кунаклар, авылдашлар, укучылар катнашты. Иң беренче тәбрикләүләр, укучыларның концерт программасы белән котлавы, веноклар салу булды. Бөек Ватан сугышында ятып калучыларны бер минут белән искә алдык. Илләребез тыныч булсын! Сау - сәламәт якты дөньяларда яшик!