Әдәби - музыкаль кичә "Тыңларсыңмы, яшьлек хисләремне..."
Авылыбыз яшьләре тарафыннан "Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне..."- дип исемләнгән бик матур әдәби -музыкаль кичә булды. Күңелле скетчлар куелды, дәртле биюләр башкарылды, матур җырлар җырланды, нәфис сүзләр сөйләнелде. Тамашачылар күңелле рәхәт ял итеп, бәйрәм рухы алып өйләренә таралышты.