Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Шигырь сәгате "Син мәңге безнең арада, Татарның рухы- Тукай!"

Китапханәче укучыларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы  һәм иҗаты турында сөйләде.Габдулла Тукай шигырьләрендә, әкиятләрендә һөнәрле булырга,хайваннар,кошларны, туган илне, туган телне, татар телен яратырга, белем алырга өнди. Чарада уен - викторина оештырылды, кайсы укучының Габдулла Тукайны күбрәк белүен белдек. Шигырьләрен, әкиятләрен сөйләдек. Ахырдан чарабызны Габдулла Тукайның "Туган тел"җыры белән тәмамладык.