Бәйге "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә!"
Апаз авыл мәдәният йортында, "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" бәйгесе узды. Анда 6 китапханәдән 6 гаилә катнашты. Алар 4 номинациядә көч сынаштылар:иҗади гаилә, китаплы гаилә,гыйлемле гаилә, тарихлы гаилә.Безнең авылыбыздан Шәвәлиевлар гаиләсе бик матур чыгыш ясады. "Гыйлемле гаилә" исемле диплом белән бүләкләнделәр. Бик зур рәхмәт аларга.