Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Фольклор бәйрәм "Карга боткасы".

"Карга боткасы"- карга исеме белән бәйле йола. Бу йолада җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт сорала.Балалар өйдән - әйгә йөреп, тәмлүшкәләр, ярмалар җыялар. Аннан шул җыелган ярмалардан табигатьтә ботка пешердек..Ботка пешкән арада төрле уеннар: спорт һәм татар халык уеннары уйнадык.Шуннан соң, ботка ашап, тәмле әйберләр белән чәй эчтек..Калган ботка белән каргаларны сыйладык. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.