Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әдәби сәгать "Мин кулыма китап алам!"

           Балалар китабы атналыгы һәм язгы каникулны күңелле итеп үткәрү максатыннан, "Мин кулыма китап алам!"- исемле әдәби сәгать узды. Китап тарихы, китапны саклау, китапның элементлары турында китапханәче таныштырды. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар әйтештеләр. Иң күп китап укучы билгеләнде, бүләкләнде. Ахырдан укучылар белән мультфильмнар карадык.