Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Шушы яктан, шушы туфрактан без!" Очрашу кичәсе.

            Якташыбыз, шагыйрь, татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, фән эшлеклесе, профессор Рифат Җамал һәм аның иҗатташ дуслары белән матур, җылы очрашу булды. Очрашуда Татарстанның Халык артисты Әсхәт Хисмәт, Татарстанның Халык шагыйре Газинур Морат, шагыйрә һәм танылган телерадио алып баручысы Шәмсия Җиһангирова, якташыбыз Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов, артист- иллюзионист һәм сәхнәдә шоу- тамашалар куючы режиссер Альберт Гадел, яшь шагыйрә, журналист Дания Нәгыйм катнаштылар. Кичәдә матур җырлар, мәгънәле шигырьләр, Рифат Җамалга карата матур сүзләр, биюләр,фокуслар күрсәтелде.Матур, эчтәлекле бәйрәм булды.