Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Фольклор бәйрәм "Нәүрүз мөбарәк булсын!"

              Бүген төрки һәм фарсы халыкларының иң матур көтеп алган бәйрәме - Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз язын көн белән төн тигезләшкән көнне 21 мартта үткәрелә. Укучыларга Нәүрүз бәйрәме турында сөйләдек.Шуннан соң бәйрәмгә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә килде.Укучылар, Кыш бабай, Нәүрүзбикә бергәләп милли һәм спорт уеннары уйнадылар. Табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә көч сынаштылар, аркан тартыштылар. Яз кызы - Нәүрүзбикәнең көче күбрәк булды, җиңде. Кыш бабай биреште, үпкәләмәде. Нәүрүз - тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәме. Нәүрүз мөбарак булсын! Ахырдан укучылар коймак белән тәмләп чәй эчте.