Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әдәби музыкаль кичә. "И туган тел, и матур тел!"

    21 февраль - Халыкара туган тел көне. Китапханәдә, туган тел көненә багышлап, әдәби - музыкаль кичә узды. Китапханәче бу бәйрәмнең тарихы, туган телебезне онытмаска кирәклекне, сакларга кирәклек турында сөйләде. Тел турында мәкальләр, табышмаклар әйтештек. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Татар язучыларыбызның матур шигырьләрен сөйләдек. Кичәбезне Габдулла Тукайның гимнга әйләнгән җыры, "Туган тел" җыры белән тәмамладык.