Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Әфганстан - йөрәк ярам!"

   17 нче февраль көнне Пешәнгер авылы шугалагында, 15 нче февраль - Әфганстаннан Совет солдатлары чыгарылганга 35 ел тулуга һәм Әфганстанда һәлак булган, үлгәннән соң "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән авылдашыбыз Васил Әһлиуллин истәлегенә багышланган  хоккей турниры үтте.Турнирга әфганчы ветераннар, Арча районы  әфганчыларының "Сугышчан туганлык"оешмасы җитәкчесе Сергей Лимусович Багаутдинов, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Азат Наил улы Вахитов, Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Фиркәт улы Хәбиров, Васил Әһлиуллинның туганнары килде. Турнир ачылышыннан соң, уеннар башланып китте. Кунаклар Васил Әһлиуллинның каберен зиярат кылдылар, Әфганстан һәм Чечня сугышында катнашкан, кайтканнан соң вафат булганнарның каберләренә чәчәкләр салдылар. Пешәнгер күпфункцияле үзәгендә, "Әфганстан - җан ярам "дип исемләнгән авылда туган әфганчыларга багышланган күргәзмә белән таныштылар. Укучылар матур чара күрсәттеләр. Хоккей турнирында 4 команда катнашты. 1 урын- Пешәнгер, 2 урын- "Узор.Ру"командасы, 3 урын "Кырлай"командасы, 4 урынны "Ашыт"командасы. 1,2,3 урыннардагы командаларга кубоклар, барлык командаларга да дипломнар, акчалата бүләк тапшырылды.