Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кешелек дөньясы алдында торган экологик проблемалар." Әңгәмә.

                               Экологик проблема- кешелек дөньясы язмышын билгели торган җитди мәсьәлә. Кешеләр табигатьне буйсындырып, экологик экологик системаларның тотрыклылыгын шактый дәрәҗәдә какшатты.

                           Әхсән Баянов "Сәяхәтнамә" әсәрендә табигатьне, авылны, халык әхлагын, гореф- гадәтләрен яклап аваз салып, җәмәгатьчелекне сискәндереп җибәрде.Ул, беренчеләрдән булып, яңа шәһәрләр, ясалма диңгезләр төзүнең, тирәлекне пычратуның киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен искәртте, үзенең шигъри йөрәге белән шул афәтләргә күтәрелде.Аның бу әсәрендә күнегелгән тормыш, гасырлар чатында туган йолалар югала, җырлар онытыла, ана теленең хаҗәте калмый.

            "Җырлагыз, кошлар, таныш миңа, шундый матур сезнең телегез",- дип шагыйрь кошларга мөрәҗәгать итә. Кошлар җыры - ана теле кебек үк күңелгә, җанга,йөрәккә якын.

              Әхсән Баянов  шуңа да табигатьне, тормышны сакларга өндәп чаң суга:

Чаң кагам мин:

 - Бар халыклар!

Барлык теләк- гадәтләрне  

Буйсындырып бары акылга,

Кул бирегез бер- берегезгә

 Җир хакына, яшәү хакына!

                         Укучылар аң булыгыз, табигатьне саклагыз! Аңа үзегезнең ярдәм кулыгызны сузыгыз.