Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Хәтер сәгате "Исемең синең үлмәс бер җыр булып, Тарихларда калды уелып!"

          Китапханәдә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышлап хәтер сәгате үтте. Китапханәче Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, батырлыклары турында сөйләде.Укучылар презентация карадылар, шигырьләрен укыдылар, яттан сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.