Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әхлак дәресе "Ныклы гаилә - бәхетле балалар!"

       Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин фәрманы белән 2024 ел илебездәГаилә елы дип игълан ителде. Указ 2023 елның 22 ноябрендә имзаланган. Гаилә елының рәсми логотибы 2024 саны йөрәк рәсеме белән уратып алынган.Гаилә елын бергә ачу көне уңаеннан, китапханәдә,Ныклы гаилә - бәхетле балалар!"- исемле әхлак сәгате узды.Гаилә ул - җылы үзәк. Без әхлак сәгатебездә, гаилә тату, ныклы булганда гына, балалар бәхетле булганына ышандык. Авылыбызда яшәүче матур гаиләләр турында сөйләдем.