Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кар көне" бәйрәме.

            27 нче гыйнвар кичендә, авыл кибете янында "Кар көне "бәйрәме узды.Күңелле уеннар, дәртле биюләр белән үрелеп барган бәйрәмдә авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачты.Тюбингка кеше утыртып тартып ярыштылар дааркан астыннан чыгыпүзләренең сыгылмалыкларын, милли "Капкалы","Урындык алыш" уеннарын уйнап, осталыкларын сынадылар, дәртле бию көйләренә биеделәр.Бәйрәмгә килгәннәр ошатып, күтәренке күңел белән, рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.