Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Хәтер сәгате "Ленинград блокадасы - тарихның онытылмас бите"

       27 январь -Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн.1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә. Әлеге дәһшәтле еллардан соң 80 ел вакыт узган. Нәрсә ул блокада?(Камалыш) Бүгенге хәтер сәгатебезнең максаты да 900 көнлек Ленинггад блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү. Ленинград блокадасы - совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.Кызганычка каршы, бу җиңүбик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Без Ленинград камалышы, ул чактагы авыр вакытлар, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр турында сөйләштек.