Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әнгам Атнабаев "Ана хөкеме" спектакле.

       21 нче январь көнне, күп санлы тамашачылар соравы буенча, Әнгам Атнабаевның "Ана хөкеме" спектакле куелды.Спектакльгә, хәзерге вакытта отпускка кайткан, Украинада баручы махсус операциядә катнашучы авылдашыбыз Илнур Сайфуллин һәм тормыш иптәше Ландыш чакырылды. Шулай ук СВО да хезмәт итүче егетебез Мубаракшин Фирзәрнең әти - әнисе чакырылды. Ахырдан түгәрәк өстәл артында, кунакларыбыз белән җылы сөйләшү булды.