Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә"

       6 нчы октябрь көнне, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар белән сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Гарипова Язилә апаны өлкәннәр көне белән котларга бардык.Укучылар матур итеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, иң изге теләкләребезне җиткердек."Кул аякларыгыз сызлаусын булсын, балалар 5 билгесенә генә укыгыз, бәхетле- тәүфыйклы булыгыз"- дип озатып калды безне Язилә апа.

         Әлбәттә өлкәннәргә, сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына кадер- хөрмәт күрсәтү ел әйләнәсенә, гомер буе алып барылырга тиеш.Өлкәннәргә яхшылык эшләп, рәхмәт ишетү, аларның шатлыклы йөзләрен күрү мең рәхәтлек китерә. Олы кешеләрне ихтирам итсәң, игътибарлылык күрсәтсәң, әлбәттә Аллаһы Тәгалә дәрәҗәләребезне күтәрер.