Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Тормышыбыз бизәге сез өлкәннәр!" Әдәби- музыкаль кичә.

          1 нче октябрь көнне Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәгендә "Тормышыбыз бизәге сез өлкәннәр!"-  дигән әдәби музыкаль кичә булды.

          Өлкәннәр!...Олы кешеләр!...Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән.Элек- Электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул,көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.Безнең авылыбызда да күп шундый өлкәннәребез.Кичәбездә өлкәннәребезгә багышлап нәфис сүзләр сөйләнде,матур биюләр башкарылды, җырлар җырланды, изге теләкләр теләнде.

Картаймыйча шулай, кояш кебек

 Балкып торыгыз иртә- кич  

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

 Онытмабыз, Сезне һич тә без- дигән шигырь юллары белән тәмамладык кичәбезне.