Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Балалар иртәсе "Мең язмышта - мең җырым бар!"

 Шагыйрь Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулуга карата, китапханәдә балалар иртәсе узды. Китапханәче укучыларны Шәүкәт Галиевның тормыш юлы, иҗаты, китаплары белән таныштырды. Укучылар шигырьләрен укыдылар, китапларын өйләренә алдылар.