Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Әдәп, әхлак - иман сагында!" Балалар өчен бәйрәм.

           30 нчы июльдә мәчет ишегалдында мәчеткә йөрүче балалар һәм аларның әти - әниләре, остазлар һәм оештыручылар белән бергә "Әдәп, әхлак - иман сагында"- дигән дини чара оештырылды.Авылыбыз мәчетенә балалар дини курсларга йөрде. Алар биредә Ислам дине турында бик күп мәгълүмат тупладылар, төрле мастер класс уздырдылар, игътибарлылыкка, тәртипкә өндәүче уеннар уйнадылар. Курсларда балаларны дини - әһлакый тәрбиягә өйрәттеләр, акыллы - тәртипле булырга өнди. Бик матур бәйрәм булды, балалар догалар укыдылар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ахырдан бәйрәм чәй өстәле янында узды, пылау пеште.