Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Cәламәтлек дәресе."Сәламәтлек - зур байлык!"

          Без укучылар белән сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында, сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк булу турында сөйләштек. Чарага авыл фельдшеры да чакырылган иде. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында сөйләдек. Фельдшер гигиена кагыйдәләрен үтәү, дөрес туклану турында аңлатты. Китапханәче көндәлек режимны дөрес үтәү, спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләрне булдырмаска кирәклек турында сөйләде. Сәламәтлек - һәр кеше тормышында бәяләп бетергесез бәхет. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк.