Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әдәби сәгать "Сөембикә журналы битләре буйлап..."

Сөембикә журналы беренче тапкыр 1913 елның октябрендә дөнья күрә.(1926- 1991 елларда "Азат хатын" исеме астында чыга) Быел "Сөембикә" журналы үзенең 110 еллыгын билгеләп үтә. "Сөембикә" журналы - популяр журнал.

Пешәнгер авыл китапханәсендә, журналны яратып укучылар белән, әдәби сәгать узды.Китапханәче журналның тарихы белән таныштырып узды. Журналда хатын - кызларның хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр, очерклар, гаилә - көнкүреш темаларына хикәяләр, лирик шигырьләр,йорт хуҗалыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр, аш - су серләре  басылып чыгуы турында сөйләде.

Чарада катнашучылар укыган журналлары турында фикер алыштылар.