Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әдәби - музыкаль кичә "Укытучым - якты кояшым!"

        13 нче октябрь көнне, Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә, 2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы уңаеннан, шулай ук 5 нче октябрь - укытучылар көненә багышлап, төрле буын укытучылары очрашып, бик матур бәйрәм булды. Очрашуга авылыбыз мәктәбендә укытып, лаеклы ялда чыккан укытучылар, авылда яшәп башка җирдә укыткан укытучылар, авылыбызда туып - үсеп, читтә яшәп укытучы булып эшләгән остазлар чакырулы иде.Кичәгә килгән укытучыларыбыз матур иҗади номерлар да күрсәттеләр. Кичәне  тамашачылар бик ошаттылар. Бик матур бәйрәм кичәсе булды.