Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Көзге уңыш бәйрәме!"

         30 сентябрь көнне авылыбызда "Көзге уңыш бәйрәме" узды. Авылыбыз кешеләре үзләренең арткан, җитештергән әйберләрен сатуга алып чыктылар. Сатырга килгән сатучылар да, сатып алучылар да күп булды. Бәйрәмгә килүчеләр плов ашадылар, коймак һәм башка тәмле әйберләр белән чәй эчтеләр. Бер- берсе белән күрешеп, аралашып бәйрәм иттеләр.