Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кыш бабайда кунакта"

8 нче январь көнне авылыбыз клубында мәктәп укучылары һәм детсад балалары өчен"Кыш бабайда кунакта"- исемле күңелле тамаша оештырдык.Аларны Яңа ел белән котлап Кыш бабай һәм Карчәчәк килгәннәр иде.Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Кыш бабай да бүләкләрен өләште.Шулай ук кызыклы уеннар уйналды.Бәйрәм күтәренке рухта узды һәм балалар өчен дискотека белән тәмамланды Һәрберсе өйләренә сөенеп,бүләкләр белән кайтып киттеләр.(Кыш бабай- китапханәче.)